Логотип
Хәбәрләр

Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши. БМО заказы буенча «Тотрыклы үсеш максатында карарлар эзләү челтәре» оешмасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый...

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши. БМО заказы буенча «Тотрыклы үсеш максатында карарлар эзләү челтәре» оешмасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы.

Экспертлар 156 дәүләтнең социаль һәм икътисади параметрларын өйрәнеп, иң бәхетле кешеләр яши торган илләр рейтингын төзегән.

Рейтинг 117 илдәге качакларның хәлен исәпкә алып әзерләнгән.

Иң бәхетле кешеләр яши торган ун ил арасына шулай ук Норвегия, Дания, Исландия, Швейцария, Нидерланд, Канада, Яңа Зеландия, Швеция һәм Австралия кергән.

АКШ быел әлеге рейтингта дүрт баскычка түбән төшкән һәм 18нче урынны алган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк