Логотип
Хәбәрләр

Җиңүчеләр билгеле!!!

Дуслар, хәерле кич!  Бу атна рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен дә билгеләр вакыт җитте. Тиздән журнал чыгу сәбәпле, бу атнада ике җиңүчене билгеләргә булдык. Беренче җиңүчебез Тубэн Кама шәһәреннән Си...

Дуслар, хәерле кич! 

Бу атна рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен дә билгеләр вакыт җитте. Тиздән журнал чыгу сәбәпле, бу атнада ике җиңүчене билгеләргә булдык.

Беренче җиңүчебез Тубэн Кама шәһәреннән Сибагатова Камилә (5 яшь) Аның рәсеме 367 лайк җыйган.

«Яшим Тубән Камада,

Яшел матур калада,
Менә дигән йортлары,
Бик матур урамнары.
Сез дә, дуслар, күрегез,
Бер кунакка килегез!»,− дип язган Камилә.

Икенче җиңүчебез Арча шәһәреннән Султанова Айгөл (4 яшь). Аның рәсеме 246 лайк җыйган.

Афәрин, яраткан дусларыбыз! Котлыйбыз сезне. Сезнең рәсемнәрегез ноябрь санында дөнья күрәчәк.

Дуслар, бәйге дәвам итә. Сезнең дә матур рәсемнәрегезне көтеп калабыз!!!

Автор: Олеся Дмитриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк