Логотип
Хәбәрләр

Җиңү диктантында катнаш!

2022 елның 3 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстан республикасының барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узачак.

«Җиңү Диктанты»нда катнашу – ул Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәреңне тикшерү, үз Ватаның тарихына тагын бер кат күз салу.

Диктант биреме 25 сораудан торган тестны үз эченә ала, аңа катнашучы 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш.

Акциядә онлайн форматта да, шулай ук, диктант уздыру мәйданчыкларында да катнашырга мөмкин. Диктантта онлайн-режимда диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) сайтында катнашырга мөмкин. Онлайн-диктант 3 сентябрьдә 14 сәгатьтә башлана.

«Җиңү диктанты» акциясендә катнашырга теләүчеләр диктантпобеды.рф  (https://диктантпобеды.рф/) сайтында теркәлү узарга тиеш. Бөтен төрле форматта катнашучыларга да алдан теркәлү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк