Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Без проблема турында сөйләшергә түгел, аны хәл итәргә килдек”

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин кичә Боевая ур., 161, 163 йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Ашыгыч очрашуга күп фатирлы йортлар ишегалдында урнашкан кана...

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин кичә Боевая ур., 161, 163 йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Ашыгыч очрашуга күп фатирлы йортлар ишегалдында урнашкан канализация-насос станциясенең төзек булмавы сәбәп булды. Моның аркасында территориядә специфик ис тарала. Әлеге проблема турында Мэрга “Электроприбор” ААҖ хезмәткәре, биредә яшәүче Аида Хәмидова заводның хезмәт коллективы белән очрашу барышында хәбәр итте.

Әлеге ике йортта яшәүчеләр сөйләгәнчә, аларда проблема ике ел элек башланган. Ул вакытта “Бриз” ҖЧҖ КНС төзи. 2015 елда станция Боевая ур.,161-нче йорт территориясендә “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең иске станциясе янында барлыкка килә. Шуннан соң, 1971 елда төзелгән “Водоканал” МУП станциясе резервка чыгарыла. Ләкин, яңа станциядән начар ис килә башлый. “2016 елдан без төрле инстанцияләрнең ишек төпләрен таптыйбыз, ләкин, кызганычка каршы, әлегә кадәр бернинди чара да күрелмәде”, - дип зарланды Аида Хәмидова.

Начар истән тыш, 14 гыйнварда насослар ватылу сәбәпле, станциядән берничә дистә м ераклыкта урнашкан Идел елгасы култыгына агынты аккан. Вакыйга нәтиҗәләрен юк итү өчен “Водоканал” шул ук көнне иске станцияне тоташтырып куя, ә яңасы төзекләндерелә башлый. Водоканал КНС иясенә төзекләндерү эшләрендә ярдәм итә.

Илсур Метшин әлеге хәлне аңлатырга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинны сорады. “Хәлне мин аңлыйм. Минем өчен биредә нәрсәнең проект буенча эшләнмәве сорау тудыра? Нигә ис чыга, нигә ага?”, - дип сорады Мэр.

ТКХ комитеты рәисе фикеренчә, һава суырту вентиляциясе параметрлары сакланмаганга күрә, кешеләр истән зыян күрә. “Вентиляция торбасы түбән. Янәшәдә “Водоканалның” 45 еллык станциясе тора, ләкин анардан ис юк, чөнки анда әлеге торба 1,5-2 метрга биегрәк урнашкан”, - дип аңалатты ул. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен күп вакыт таләп ителми.

ТКХ комитеты рәисе сүзләре буенча, агынтылар Идел елгасына насос ватылу сәбәпле аккан. “Хәлне чишү юллары табылды. Әлеге объект (“Бриз” ҖЧҖ КНС – иск.) “Водоканалга” бирелде”, - диде ул. 13 февральгә китерелгән мәгълүматлар буенча, станция техник яктан төзек.

Шулай да әлеге җавап халыкны тынычландыра алмады. “Сезнең килүегезгә әзерләнгәннәр, күрәсең, ис тә юк. Әгәр сез кинәт килеп чыккан булсагыз, сез барысын да аңлар идегез. Әлеге ис фатирларыбызда сизелә, тәрәзәләрне ача алмыйбыз”, - диде Мэрга бер ханым.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимияте әлеге хәлне контрольдә тотачак. “Билгеле булганча, КНС насосы ватыла, шуңа күрә агынтылар урамга чыккан. Әлеге станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле оешма җәзасын алды, аңа штраф салынды. Без проблема турында сөйләшергә түгел, аны хәл итәргә килдек”, - диде шәһәр башлыгы.

Мэр шулай ук идарә итүче компаниягә, ТКХ комитетына һәм “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенә канализацион-насос станциясенә тулы көченә эшләргә мөмкинлек биргән техник чишелеш табарга кушты. “23 февральдә сезнең кулыгызда кайсы эшләр кайчан башкарылачагы турында язылган документ булачак”, - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы биредә яшәүчеләргә йортлар территориясен төзекләндерү буенча үзләренең тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

Күчмә эшлекле киңәшмәдә “Водоканал” МУП диркторы Андрей Егоров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнашты.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк