Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Футболны аңламаска мөмкин, ләкин бәйрәм рухын тоярга кирәк”

Казан алга таба да дөнья масштабындагы зур вакыйгаларны кабул итү хокукы өчен көрәшәчәк. Бу хакта бүген футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә Казан...

Казан алга таба да дөнья масштабындагы зур вакыйгаларны кабул итү хокукы өчен көрәшәчәк. Бу хакта бүген футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, мондый чаралар шәһәрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. Руспублика һәм федераль ММЧ белән әңгәмәдә шәһәр башлыгы мундиальдән үзенең тәэсирләре белән бүлеште, Казанда ничә чәчәк утыртылганын әйтте, дөнья чемпионатыннан нинди нәтиҗә көтелгәнен сөйләде.

“Без тарихка кердек, башка шәһәрләрдән аерылып торабыз”

Казанда үтәчәк алты матчның берсе үтте: беренче тапкыр арбитр, видеоязмадан кабатлауны карагач, пенальти билгеләде. “Уругвай арбитры ярдәмендә Франция – Австралия матчында тарихка кердек, без башка шәһәрләрдән инде аерылып торабыз”, - диде Илсур Метшин. Тагы бер аерма булып 4 тонналы чәк-чәк тора, аны 14 июньдә Җанатарлар фестивален ачу тантасыда тәкъдим иттеләр.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, беренче уен әлеге турнирның башкалардан аермалы булуын күрсәткән. “Без “Казан Аренаны” Универсиада, су спорт төрләре чемпонатында, Конфедерацияләр кубогында, хәтта чемпионатка бер ай кала “Рубинның” тест матчында да сынадык. Дөнья чемпионаты – башка төрле чара – рухы белән, кунаклар саны белән, - диде шәһәр башлыгы. – Вакыйгаларның берничә төрле юнәлеш алуын фаразлаган идек, ләкин без уйлаганча ук булмады. Хәзер реаль вакыт режимында үзгәрешләр кертәбез”.

Үзләренең командалары өчен җан атарга Казанга Австралия һәм Франциядән туристлар килгән. “Тамашачылар шатландыра – меңләгән австралияле үзләренең футболкалары һәм кәефләре белән стадионны бизәде, французлар да килде. Бу башка шәһәр”, - уртаклашты фикерләре белән Илсур Метшин.

Казан Мэры беренче матчларның нәтиҗәләре буенча фикерләрен белдерде. “Нәтиҗәләр шатландыра. Яңа исемнәр, яңа йолдызлар барлыкка килә”, - дип саный Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, ул чемпионатны ачу матчында булды. “Хезмәттәшләребезнең әзерләнүе ошады”, - диде И.Метшин.

“Көйләнгән синергетик нәтиҗә көтәбез”

4 көн эчендә җанатарлар фестивалендә 150 мең кеше булган. Илсур Метшин Җанатарлар фестивалендә булырга киңәш итте. “Кешеләр океан аша безгә очып килде, ә без җәяү узарга иренәбез. Футболны аңламаска мөмкин, ләкин бәйрәм рухын тоярга кирәк”, - дип саный Илсур Метшин.

Чемпионат башлану белән кунакханәләрнең тулыланышы уртача 80-90% тәшкил итә, кайберләре 100% тулган. “Туристлар буенча – 6 июльгә кадәр 200 меңгә якын турист көтәбез. Күбрәк булса, без шат кына”, - диде шәһәр башлыгы. Ул игътибар иткәнчә, туристлар кайсы урынны яратканлыгы, кайда ешрак булулары соңрак анализланачак. “Гидлардан, рестораторлардан беләбез – алар туристлар агымы һәм аларның тәмле ашарга һәм сувенирлар алырга теләге белән канәгать”, - диде И.Метшин.

Тулаем алганда, аның сүзләре буенча, көйләнгән синергетик нәтиҗә көтелә. Ягъни, Казага килгән туристлар үзләренең туганнарына, дусларына монда һичшиксез килергә кирәклеге турында сөйли. “Һәр турист казанлылар һәм шәһәр өчен киләчәктә мөмкинлекләр алып килә”, - дип саный Мэр.

Билгеләп үтәргә кирәк, 20 июньдә Казада Иран һәм Испания уйный, ә якшәмбе 24 июньдә – Польша һәм Колумбия. Шәһәр кунакларын Казан Мэры Сабантуй бәйрәменә чакырды.

Променад һәм 7 млн чәчәк

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү барышында аерым игътибар төзекләндерүгә бирелде. Декабристлар урамында “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән променад оештырылды. Әлегә эшләр тәмамламаган – Илсур Метшин “Татмедиа” бинасыннан “Казанга” күпер кичүе булдыру планнары турында уртаклашты.

Моннан кала, Кабан күле яр буен төзекләдерү эшләренең беренче өлеше тәмамлады. “Кичә кичен карап уздым. 80% кеше – казанлылар”, - диде И.Метшин. Кабан күле яр буйларын төзекләдерү эшләре дәвам итәчәк, диде ул.

Шәһәрне чәчәкләр белән бизәүгә килгәндә, быел рекорд санда чәчәкләр утыртылган – 7 млн. “Һава торышы аларга чәчәк атарга мөмкинлек бирмәде – монысы миннән тормый. Бәлки, 1 июльгә чәчәк атарлар”, - диде шәһәр башлыгы.

“Һәр вакыйга Казанны үзгәртә”

Футбол буенча дөнья чемпионаты 1 ай дәвам итә, ләкин “бу бәйрәм шәһәребез тарихында алтын бит булып сакланачак”, диде Илсур Метшин.

Мэр искәртеп үткәнчә, 2007 елда бик аз гына кеше Казанның туристик шәһәр булачагына, 3 миллионынчы туристны кабул итәчәгенә ышанды. Ләкин 2013 елда Казанга 1,5 млн турист килгән, бу елның ноябрендә 3 миллионынчы туристны кабул итәбез. Моннан кала, ярышларны оештыруда һәм уздыруда катнаша торган һәм инде чит илләрдә булган волонтерлар саны артты.

Илсур Метшин мондый чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итү дәрәҗәсенә игътибар итте. Шул исәптән, ул шәһәрлеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләренең автомобильларны тикшерүләрен аңларга чакырды.

Мондый эре чаралар Казанны, аның инфраструктурасын, кешеләрен үзгәртә, дип саный Илсур Метшин. Аның сүзләре буенча, аннан еш кына “Шуннан соң нәрсә?”, дип сорыйлар. “Казанны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин булган һәр чара өчен көрәшәчәкбез”, - диде Мэр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк