Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Кунакчыллык индустриясе Казан икътисадын әйдә баручы факторларның берсенә әверелә”

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Екатерина Виславская). Менеджерлар, официантлар, җыештыручылар һәм кунакханә һәм рестораннарның башка хезмәткәрләреннән турыдан-туры Татарстан башкаласының күркәмлег...

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Екатерина Виславская). Менеджерлар, официантлар, җыештыручылар һәм кунакханә һәм рестораннарның башка хезмәткәрләреннән турыдан-туры Татарстан башкаласының күркәмлеге тора, диде Казан Мэры Илсур Метшин “Кунакчыллык йолдызлары-2017” бәйгесе җиңүчеләренә мөрәҗәгать итеп. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Ратушасының колонналы залында үтте.

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсе вәкилләре арасында һөнәри осталык бәйгесе Казанда өченче тапкыр үткәрелә. Быел анда 110-га якын кеше катнашты. “Олимп” отеле, “Олимпия” рестораны һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үткән практик ярышлар нәтиҗәләре буенча жюри 8 номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

“Кунакчыллык индустриясе Казан икътисадын әйдә баручы факторларның берсенә әверелә. Кунакларны җәлеп итә белүгә, ресторан һәм кафеларның менеджерлары, официантлары осталыгына, кунакханәләрдә җыештыручыларның пөхтәлегенә һәм намуслылыгына туристик агым һәм шәһәребезнең күркәмлеге турыдан-туры бәйләнгән, - диде Илсур Метшин. – Елдан-ел шәһәребезнең туристик өлкәсендә эшләүчеләрнең осталыгы үсү мине бик шатландыра. Бу безгә төрле рейтингларда алдынгы урыннарда торырга ярдәм итә”. Ул өстәгәнчә, бу ел өлкә өчен үзенчәлекле була, чөнки Казан футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә. Аңа 2015 елда үткән су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына, 2017 елда үткән Конфедерацияләр кубогына караганда да күбрәк кунак киләчәк. Ул искәртеп үткәнчә, алар арасында өч миллионынчы турист та булырга мөмкин.

Казан Мэры җиңүчеләрне котлады һәм аларга бүләкләр – дипломнар һәм йолдыз формасында статуэткалар – “Кунакчыллык йолдызы” билгесе – тапшырды. “Иң яхшы бармен” булып “КультБар” барыннан Денис Лукьянов танылды. “Иң яхшы пешекче” исеменә “Корстон” кунакханә-сәүдә һәм күңел ачу комплексыннан Георгий Курганов лаек булды. Әлеге номинациядә махсус бүләк традицион ашларны заманча интерпретациядә әзерләгән өчен “Европа” кунакханә-күңел ачу комплексыннан Илгиз Галиевка бирелде.

“Иң яхшы ресторан менеджеры” исеме “Чирәм” татар милли ашлары рестораныннан Нияз Вәлиевка бирелде. “Иң яхшы портье” номинациясендә “Гранд Отель Казан” отеленнән Адель Шакирова җиңү яулады, “Иң яхшы җыештыручы” – “Ривьера” отеленнән Ирина Гришина. ТР Экскурсоводлары гильдиясенең гамәлдәге әгъзасы Екатерина Посадская “Иң яхшы гид-экскурсовод” булып танылды, ә “Аист Тур” туристик компаниясеннән Юлия Гәрәева - “Эчке һәм керү туризмының иң яхшы менеджеры”.

“Иң яхшы официант” итеп “Ривьера” отеленнән Регина Шәфикова танылды. “Казан Мэриясенә һәм Сезгә, Илсур Рәисович, әлеге матур бәйгедә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде ул. – Елдан-ел катнашучылар саны артуны күрәсе килә. Катнашучы шәһәрләрнең күбрәк булуын телим, Яр Чаллыдан һәм якын-тирә шәһәрләрдән килсеннәр иде”.

Бәйгене уздыруда булышлык иткәннәре, Казанның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән жюри әгъзалары, партнерлар һәм спонсорлар бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында – югары уку йортлары хезмәткәрләре, бизнес-берләшмәләр, WorldSkills хәрәкәте вәкилләре, шулай ук Казанның Экскурсоводлар гильдиясе, Казан һәм Татарстан отельләре ассоциациясе, Казан һәм Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белгечләре.

“Бәйгене уздыру дәрәҗәсе яхшы. Киләсе елда бәйге тагын да кызыклырак, мавыктыргыч, ә иң мөһиме катнашучылар саны тагын да артык булыр, дип уйлыйм”, - диде Татарстан хостеллары ассоциациясе президенты. – Катнашучылар әзерлекләренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Көрәш киеренке иде, катнашучылар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр”.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов һ.б. катнашты.

Искәртергә кирәк, 2018 ел Казанда Кунакчыллык елы дип игълан ителде. Язын ике катлы туристик автобусларның яңа маршруты эшли башлый, белгечләр шулай ук ике яңа туристик юнәлеш өстендә эшли – некропольләр һәм музыкант Владимир Высоцкийның Казанда булган урыннары. Моннан кала, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кичке һәм төнге шәһәр буенча белешмәлек чыгачак, ә дөнья чемпионаты барышында “Казан” Гаилә үзәге территориясендә FIFA җанатарлары фестивале эшләячәк.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк