Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Нәкъ менә шундый мәйданчыкларда киләчәк хоккей йолдызлары кабына”

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Михаил Ченцов). Казанда яшь хоккейчылар арасында “Алтын алка” клубы бүләгенә А.В.Тарасов ис. Бөтенроссия ярышлары башланды. Идел буе районының 150-нче мәктәбенең х...

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Михаил Ченцов). Казанда яшь хоккейчылар арасында “Алтын алка” клубы бүләгенә А.В.Тарасов ис. Бөтенроссия ярышлары башланды. Идел буе районының 150-нче мәктәбенең хоккей тартмачыгында боз хуҗалары һәм Авиатөзелеш районының 62-нче мәктәбе спортчылары көч сынашты. Беренче алканы командалар капитаннары һәм “Ак Барс” хоккейчылары белән берлектә Казан Мэры Илсур Метшин һавага атты. Уен алдыннан шәһәр башлыгы хоккейчыларны турнир башлану белән котлады.

“Ишегалды хоккее үсешенә булышлык иткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә шундый мәйданчыкларда киләчәк хоккей йолдызлары кабына. Республикабызда төрле спорт төрләренең үсеше өчен бик күп көч куйган өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. “Ак Барс” ХК президенты Наил Магановка рәхмәт. Һәм балалар белән шөгыльләнүче тренерларыбызга рәхмәт, - диде Илсур Метшин һәм уенчыларга мөрәҗәгать итте. – Финалга өч яшь категориясендә 24 команда чыкты. Сезне чемпионнарны ачыкларга ярдәм иткән көрәш көтә, әмма җиңелүчеләр булмаячак. Бәйрәм белән!”.

Казанның Хоккей федерациясе вице-президенты да хоккейчыларга мөрәҗәгать итте. “Ишегалды хоккееның яңадан кайтуы һәм аның популярлаша баруы мине, федерациянең вице-президенты буларак, икеләтә шатландыра! Уңышлар!”, - диде ул.

Традиция буенча яшь хоккейчыларга уңышлар теләргә “АК Барс” ХК уенчылары килде. Быел хоккейчылар янына Роман Абросимов һәм Дамир Мусин килде. “Финал башлану белән котлыйм! Уңышлар телим һәм сезне төп командада көтеп калам”, - диде Р.Абросимов.

Сәламләү сүзләреннән соң, Илсур Метшин “барслар” һәм командалар капитаннары Данила Габитов (150-нче мәктәп) һәм Муса Хисамиев (62-нче мәктәп) компаниясендә алканы һавага атты. Шул ук вакытта күктә, турнир башлану хөрмәтенә, салют аттылар.

Яшь хоккейчылар арасында “Алтын алка” клубы бүләгенә А.В.Тарасов ис. Бөтенроссия ярышлары – ел саен үткәрелә торган хоккей турниры. Быел район ярышларында 88 команда составында 1760 уенчы катнашты. Турнирның шәһәр этабы 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Үзләренең яшь категориясендә беренче урыннарны алган командалар Казан өчен “Алтын алка” турнирының республика этабында уйный алачак.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк