Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Паркларда сәүдә итү әдәпле оештырылырга тиеш, бу базар да, ярминкә дә түгел”

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Екатерина Виславская). Паркларда һәм скверларда стационар булмаган сәүдә итү быелдан яңа схема буенча оештырылачак. Яңалыклар турында Казан Мэры Илсур Метшинга эшле...

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Екатерина Виславская). Паркларда һәм скверларда стационар булмаган сәүдә итү быелдан яңа схема буенча оештырылачак. Яңалыклар турында Казан Мэры Илсур Метшинга эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова сөйләде.

Җәмәгать киңлекләрендә җәйге сезон 18-20 майда старт ала һәм октябрь башында тәмамлана. Быелдан стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына торгларны Кулланучылар базары комитеты түгел, ә Парклар һәм скверлар дирекциясе уздырачак. Алсу Сәетова аңлатканча, әлеге вәкаләтләр дирекциягә паркларда бер тәрәзә принцибында бер идарә итүче компания булдырылсын өчен күчерелгән. sale.zakazrf.ru мәйданчыгында аукционнар март аенда башланды, аларның нәтиҗәләре апрельдә чыгарылачак. Һәр лотның башлангыч бәясе кадастр бәясе белән түгел, ә базар бәясе белән билгеләнә.

Хәзер дирекция Казанның 15 паркы белән идарә итә, аларның күпчелегендә реконструкция һәм комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Аукционнарда 9 парк катнаша, алар территориясендә стационар булмаган 37 сәүдә объекты урнаштырылачак. “Элеккегә караганда бу азрак, чөнки безнең фикеребезчә, парклар һәм скверлар беренче чиратта ял итү өчен каралган, сәүдә итү аларда үзмаксат түгел”, - дип аңлатты Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.

2018 елдан башлап, паркта бер генә сәүдә объекты да контроль-кабул итү комиссиясе актыннан башка ачыла алмый. Комиссия аның алдан расланган эскиз проектына туры килүен тикшерә. Горький ис. паркта эшмәкәрләргә Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан урнаштырылган әзер киосклар тәкълим ителәчәк.

Быел паркларда санкцияләнмәгән сәүдә белән көрәш дәвам итәчәк. Дирекция әлеге сорауда хокук саклау органнары белән килешүгә ирешкән. “Дирекция килү белән санкцияләнмәгән сәүдә юкка чыгар дип өметләнәбез, чөнки узган елда парк-менеджер килгәнне күргәч, күбесе үзе китте. Ләкин күбесенә бу бик тәэсир итми, - дип аңлатты ул. – Санкцияләнмәгән сәүдә белән көрәш безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала”.

Киләсе сезонда кертеләчәк яңалыкларның берсе – дирекциянең үз көчләре белән сәүдә оештыру эксперименты. Өч паркта аның стационар булмаган сәүдә объектлары барлыкка киләчәк: Урицкий ис. паркта туңдырма сату ноктасы, Горки-Әмәт урманында туңдырма һәм эчемлекләр сату ноктасы һәм Горький паркында сувенирлар сату ноктасы урнаштырылачак. “Без сәүдәнең нәрсә икәнен эчтән белергә телибез. Без эшмәкәрләр белән бер телдә сөйләшергә телибез. Алар теге яик бу сегментта авырлыкларыбыз бар дигәндә нәрсә әйтергә теләүләрен аңларга телибез. Алдыбызга куелган бурыч катлаулы, амбициоз – хезмәт күрсәтү сыйфатында стандартлар булдыру. Үзебез үрнәк күрсәтәчәкбез”, - дип аңлатты Алсу Сәетова. Дирекция оештырган нокталарда эшләүчеләр махсус форма киеп йөриячәк һәм кунакларга махсус стандартлар буеча хезмәт күрсәтәчәкләр. Өстәвенә бу нокталарда төрле ысуллар белән түләү мөмкинлеге булачак.

Эшләп табылган акчалар паркларны һәм скверларны яңарту өчен кулланылачак. “Дирекция беренче чиратта үзе акча эшли башларга тиеш: чаралар уздыру өчен, инфрастуктура булдыру өчен”, - диде дирекция җитәкчесе.

Илсур Метшин экспериментны хуплады. “Паркларда сәүдә итү әдәпле оештырылырга тиеш. Парк базар да, ярминкә дә түгел. Ниндидер зур керем табу максаты куярга түгел, иң мөһиме шәһәрлеләр һәм кунакларның паркларда ял итүе өчен барлык уңайлыклар, сервислар булдырылсын”, - диде ул.

Шәһәр башлыгы дирекцияне бизнес-процессларны аңаларга теләве өчен мактады. “Алтын яңгыр яумаячак. Дирекциянең төп бурычы – дотацион муниципаль учреждениедән үз үзен карап тота алырлык учреждение ясау. Шуңа да акча эшләү кирәк, - дип искәртте Мэр. – Сез сөйләгән барлык сервислар да кешеләр өчен уңайлы, куркынычсыз булырга тиеш. Акча артыннан түгел, ә ихтыяҗ артыннан куарга кирәк, быел эш яңа дәрәҗәдә башкарылыр, дип өметләнәбез”.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк