Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин Ту-160М очкычы белән тәэмин итүгә килешү турында: “Бу икътисадый түгел, ә дәүләт мәсьәләсе”

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). РФ Президенты Владимир Путинның Татарстан башкаласына сәфәренең иң әһәмиятле нәтиҗәсе булып Ту-160М очкычлары белән тәэмин итүгә килешү төз...

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). РФ Президенты Владимир Путинның Татарстан башкаласына сәфәренең иң әһәмиятле нәтиҗәсе булып Ту-160М очкычлары белән тәэмин итүгә килешү төзү булды, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге килешү Казан – яшьләр, завод эшчеләре – өчен зур мөмкинлекләр ача: “Безнең өчен бу – авиатөзүчеләребез коллективы белән ышаныч белән киләчәккә карау мөмкинлеге”.

24 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр ике көнлек сәфәре вакытында Владимир Путин С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы – “Туполев” ААҖ филиалында булды. Биредә ул модернизацияләнгән Ту-160М самолетының күрсәтмә очышын күзәтте. Шул ук көнне, 25 гыйнварда, РФ Оборона министрлыгын 10 очкыч белән тәэмин итү турында килешүгә кул куелды. Бу 2027 елга кадәр заводны тулысынча эш белән тәэмин итәчәк.

“10 Ту-160М очкычын төзүгә килешү төзү – безнең өчен зур бүләк. Бу икътисадый түгел, ә дәүләт мәсьәләсе”, - дип искәртте И.Метшин һәм ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевның сүзләрен китерде: “Держава булырга теләсәк, үз очкычларыбызда очарга тиешбез”.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, В.Путинның 2 көнлек эшлекле сәфәре вакыйгаларга бик бай иде. РФ Президенты “Бергәләп алга!” студентлар клублары форумында, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында булды, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының үзәк дини оешмалары мөфтиләре, Болгар ислам академиясе җитәкчеләре, “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары белән очрашты. Видеоконференцэлемтә режимында ТАНЕКОның ике яңа җайланмаларына старт бирде, шулай ук хастаханәдә ятучы М.Шәймиевның хәлен белде.

Белешмә

Ту-160М – үзгәрүчән уксыман канатлы иң зур очкыч, дөньяда иң көчле хәрби машиналарның берсе. Казан авиация заводында ракета йөртүче стратегик самолет җитештерү турындагы карар 2015 елда кабул ителде. Яңа очкыч җыю цехыннан заводның сынау станциясенә 2017 елның ноябрендә китерелде.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк