Иң яхшы хатын-кыз ролен Әлмәт актрисасы Мәдинә Гайнуллина башкарган
(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенгән Медея образы өчен Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә...
(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенгән Медея образы өчен Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә “Тантана” премиясенә ия булды.
Искәртеп үтәбез, “Медея” спектакле Әлмәт театры сәхнәсендә “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелды. Биредә төп рольне Мәдинә Гайнуллина башкара.
Әлеге премиягә Камал театрының “Килмешәк” спектаклендә Жоанна роле өчен Люция Хәмитова, Минзәлә театрының “Яшенле яңгыр” спектаклендә Катерина ролен башкарган Зилия Закирова да дәгъва итә иде.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясе тапшыру тантанасы бара. Кичәдә «Тантана» республика театр премиясенең 12 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.
Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
-
«Телсез күке»нең моңы бармы?
Комментарий юк