Логотип
Хәбәрләр

Иң яхшы киносценарий өчен 100000 сум акча бирәчәкләр

2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган IV республика киносценарийлар ачык конкурсы «Кино вакыты» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында үткәрелә һәм сценари...

2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган IV республика киносценарийлар ачык конкурсы «Кино вакыты» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында үткәрелә һәм сценарийлар язу тәҗрибәсен үзләштерү, конкурсларга дип  сценарий проектларын эшләп бетерү һәм әзерләү, шулай ук талантлы сценаристларны кино җитештерү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Танылган сценаристлар катнашучылар өчен мастер-класслар уздырачаклар, анда конкурска килгән кайбер сценарийлар җентекләп тикшереләчәк. Конкурс нәтиҗәләре 1 мартта билгеле була. Җиңүчеләрне бүләкләү 7 мартка билгеләнгән.

Киносценарийлар конкурсының приз фонды 100000 сум тәшкил итә. Тулы метражлы уен фильмнар арасында иң яхшы киносценария авторы - 70000 сум, кыска метражлы фильмнар арасында  иң яхшы киносценарие авторы - 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Киносценарийлар ачык республика конкурсын үткәрү шартлары һәм тәртибе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтындагы «Фестивальләр.Конкурслар.Грантлар.Премияләр» бүлегендә («конкурслар» бүлекчәсе) танышырга мөмкин. http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_906381.pdf

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр электрон почта адресы буенча тапшырырга кирәк: cinematimekzn@gmail.com.

 

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк