Логотип
Хәбәрләр

Иң яхшы комбайнчыларга 50 мең премия бирелә

"Иң яхшы комбайнчы-2018” конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк. “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы-2018” бәйгесендә җиңүгә дә...

"Иң яхшы комбайнчы-2018” конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк.

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы-2018” бәйгесендә җиңүгә дәгъва итүчеләрне күзәтү дәвам итә. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Бәйгедә катнашучылар иң күп ашлык суктыру һәм иң күп мәйданны чабу буенча бәяләнә.

Зур күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50шәр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Иң күп мәйданны чапкан 50 механизатор 40 ар мең сум алачак. Шулай ук бәйге нәтиҗәләре буенча районнарда 200 комбайнчыга 30 ар мең сум премия биреләчәк.

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен даими күзәтү алып барыла. Һәр чәршәмбе һәм җомга көнәнәрендә министрлыкның рәсми сайтында уракта катнашучылар турындагы мәгълүмат яңартыла.

Бәйгедә катнашучыларның күрсәткечләре белән белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

татар-информ

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк