Логотип
Хәбәрләр

Иң яшь Булат кайда яши?

Сез төшләргә ышанасызмы? Камал театры артисты Ришат Ахмадуллин тормышындагы бер төш язмышына, артистлык юлына әнә нинди роль уйнаган! Театрга килгән генә егет үзе дә уйламастан «Зәңгәр шәл» спектаклен...

Сез төшләргә ышанасызмы? Камал театры артисты Ришат Ахмадуллин тормышындагы бер төш язмышына, артистлык юлына әнә нинди роль уйнаган! Театрга килгән генә егет үзе дә уйламастан «Зәңгәр шәл» спектакленең массовкасына эләккән. Ә 2011 елның 4 ноябрендә, Булат ролендәге артист авырып китү сәбәпле, Ришатны... Булат роленә куйганнар! Ә аңа кадәр Ришатка әлеге рольне бирәселәре турында төш кергән. Менә ничек шуннан соң язмышны шәрехләүче төшләр булуына ышанмыйсың ди? Ришат та әнә шулай итеп, театр тарихына иң яшь Булат булып теркәлгән. Беренче тапкыр «Зәңгәр шәл»дәге Булатны уйнаганда Ришатка нибары 20 яшь булган.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк