Логотип
Хәбәрләр

«Җибәрми генә бит, малай!»

Дилә Нигъмәтуллина шушы көннәрдә кызы һәм кайнанасы белән Кырымда ял иткәндә зыян күрә. «Тәти» шимпанзе телефонының проводын тартып өзә. Бу кызыклы очрак турында ул инстаграм социаль челтәрендә укучыларына сөйләде.

Дилә Нигъмәтуллина шушы көннәрдә кызы һәм кайнанасы белән Кырымда ял иткәндә зыян күрә. «Тәти» шимпанзе телефонының проводын тартып өзә. Бу кызыклы очрак турында ул инстаграм социаль челтәрендә укучыларына сөйләде.

«Сафари-паркны йөри генә башладык, телефон утырды. «Пауер банк» бар икәне искә төшкәч, зарядкага куйдым. Килеп җиттек шундый «тәти» шимпанзе янына. Ул шундый «милашка», ничек инде аны видеога төшермичә каласың. Телефонны якынайтып, ашаганын төшерә башлаган идем, чыбыкны эләктереп алмасынмы! Җибәрми генә бит, малай. Тарта-тарта бармаклар авыртып бетте. Тәки өзеп чыгарды. Шуның белән безнең съемка тәмамланды. Айфоным саубуллашып, йокыга китте.

Аның белән безнең кәеф бозылмады, әлбәттә. «Тайган» паркы бик ошады. Без күргәннәрнең бөтенесе дә сурәттә калмаса да, күңелдә калды», – дип яза ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Карусельдәге 8 нче видеоны карамыйча калмагыз! Ну барып кайттык бүген экскурсиягәәә... Приключениялар булды. Сафари-паркны йөри генә башладык, телефон утырды. "Пауер банк" бар икәне искә төшкәч, зарядкага куйдым. Килеп җиттек шундый «тәти» шимпанзе янына. Ул шундый "милашка", ничек инде аны видеога төшермичә каласың. Телефонны якынайтып ашаганың төшерә башлаган идем, проводны эләктереп алмасынмы. Җибәрми генә бит, малай. Тарта-тарта бармаклар авыртып бетте. Тәки өзеп чыгарды? Шуның белән безнең съемка тәмамланды. Айфоным саубуллашып, йокыга китте (яңа оригинал провод алган идем генә, блин?) Әлбәттә, аның белән безнең кәеф бозылмады. Парк Тайган бик ошады?? Без күргәннәрнең бөтенесе дә сурәттә калмаса да, күңелдә калды. Гомумән, мондый җирдә беренче тапкыр булуым. Сезнең булганы бармы шундый кызык ситуацияләр? Бүлешегез әле))

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк