Логотип
Хәбәрләр

Җиде яшьлек татар малае Максим Галкин тамашасында осталыгын күрсәтте

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады. Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул остал...

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады.

Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул осталыгын тамашаны алып баручы Максим Галкинга күрсәтте. Ранилне хуплап, тапшыруга батутта сикерү буенча Олимпиада чемпионы Александр Москаленко килгән. 

Ранил янгын сүндерүче булырга хыяллануын, аларның өч көн ял итүе турында сөйләде. Шулай ук аның Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга да теләге бар икән.

Искәртеп үтик, "Лучше всех" тамашасында Казаннан алты яшьлек математик Александр Мишагин катнашкан иде. Чыгышы вакытында ул, уйда гына  алты урынлы саннарны икегә тапкырлап, шаккаттырды. 

татар-информ

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк