Идеаль педагог. Математика укытучысы булырга җыенган студентлар карашы

Менә 2018 елга да аяк бастык... Барыбыз да тирәбездәге тормышның бар даирәләрендә, шәхси тормышыбызда ниндидер үзгәрешләр, яңарышлар булуын көтәбез, уңай якка үзгәрешләр булуын. Ә мәгариф өлкәсендә безнең киләчәгебез кемнәр кулы белән барлыкка китерелә соң?

Яңа заманның алдынгы идеяләрен үсеп килүче яшь буынга кемнәр җиткерә, моның инициаторлары кемнәр? Меңнәрчә балаларның язмышлары кемнәрнең игътибарлы, назлы куллары аша үтә? Бу, иң беренче чиратта, – укытучы, педагог, тәрбияче. 

Борынгы грек философы Гераклит: “Барысы да агып тора, барысы да үзгәреп тора”, - дигән. Заман үзгәргән саен мәктәп тә, мәктәп тормышы да, укучылар да, укытучылар да үсеш-үзгәреш кичерә. Үткән елның азагында Казан (Идел буе) федераль университеты составындагы Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институның 4 курс студентлары арасында сораштыру үткәрелгән иде. Сораштыру алар Казан һәм якын тирәдәге район үзәкләре мәктәпләрендә педагогик практика үткәннән соң, иҗади инша рәвешендә уздырылды. Аның максаты “Хәзерге заман математика укытучысы нинди булырга тиеш?”, - дигән сорауга студентларның үз фикерләрен, үз карашларын ачыклау иде. 

Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге хәзерге заман математика укытучысы шәхесенә бәя биргән вакытта игътибарын шундый таләпләргә юнәлтте: укытучының белем дәрәҗәсе һәм ул белемнең нинди булуы, педагогның профессиональ һәм шәхси сыйфатлары. 

Студентларның 99 %-ы югары белемле математика укытучыларына өстенлек бирде, ә 1 %-ы – укытучыда башка дәрәҗәдәге математик белем булуы да мөмкин, иң мөһиме – укытучыда “педагогик интуиция” булуы шарт дигән фикер белдерде. 

Иҗади эшләрдән күренүенчә, заманча мәктәпнең төп үзенчәлеге – балаларга белем бирү процессында, укучы балага шәхси якын килүдә хәзерге вакытта киң перспективалар ачылуында. Ул яңа перспективалар тормышыбызга интернет һәм башка мәгълүмати-коммуникацион чараларның үтеп керүе һәм киң таралыш алуы белән бәйле. Һәм дә хәзерге заман укытучысы үз эшендә интернет һәм башка мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне киң кулланырга тиеш. Ә математика укытучысы исә математик белем белән бергә хәзерге заман мәгълүмати-компьютер системалары, интернет пространствосы турында конкрет белемнәргә дә ия булырга тиеш. 

Укытучы кешедә баштан ук үз профессиясенә карата мәхәббәт хисе булырга тиеш. Бар студентларның да хәзерге заман укытучысының шәхси сыйфатларында моны ассызыклап күрсәтүләрен аерып әйтеп китәргә кирәк. Мәктәптә элеккеге белгечлегендә урын таба алмаган очраклы кешеләр булырга тиеш түгел. 

84 % студентлар яшь (45 яшькә кадәр) заманча математика укытучыларына өстенлек бирде. Алар моны өлкән яшьтәге укытучыларның физик талчыгулары, аларның хәзерге заман мәгълүмат һәм техник чаралары белән аз кызыксынулары, профессиональ яктан картаюлары белән аңлатты. Яшь буын үз укытучыларында алар заманында, аларның кызыксынулары, аларның тормышы белән яшәүче кешеләрне күрергә тели. 

Студентлар күпчелеге шуңа игътибар итте: заманча математика укытучысы укучыларны яңа белемнәргә алып баручы остаз, алар өчен уңышлы ситуацияләр барлыкка китерүче ярдәмче булырга тиеш. Ул методик алымнарны, математикага укыту чараларын оста файдаланырга тиеш. Педагог-методист өчен үзәк төп бурыч: математиканың сорауларын һәм мәсьәләләрен караган вакытта алар арасында укытуның традицион формаларына заманча мәгълүмат технологияләре ярдәмгә килә торган проблемалы сорау һәм мәсьәләләрне аерып ала белү һәм шул методикага таянып чишү. 

Заманча математика укытучысы – актив тормыш позициясенә ия булган кеше. Сорашуда катнашкан студентлардан 36 % респондент инициатива күрсәтә белү, тапкырлык, зирәклек, үз белемеңне күтәрү өстендә даими эшләү кебек сыйфатларны билгеләп үтте. 

Нинди генә заманнар булмасын, сөю, дуслык, намус, башка кешеләргә хөрмәт белән карау һәм аларның дәрәҗәсен белү кебек сыйфатлар кешелекнең үзгәрмәс кыйммәтләре булып кала. Респондентларның 61 %-ы математика укытучысын сабыр, игелекле, аралашучан һәм балаларны сөя торган кеше итеп күрергә тели. 

Профессональ юнәлешеннән тыш хәзерге заман математика укытучысы нинди булырга тиеш соң? Иң беренче, ул тәрбия мәсьәләләрен иҗади чишә белергә тиеш. Аннан тыш, заман укытучысы шәхси камилләшүгә, даими үсешкә, җәмгыятьтә үз шәхесен таныта, раслый белергә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Югары квалификацияле педагог аралашучан, кешеләр белән бәйләнешкә керергә һәрвакыт әзер, җәмгыятькә җайлашкан кеше булырга тиеш. Ул эксперименталь һәм инновацион укыту проектларының актив катнашучысы.

Казан федераль университетының сорашуда катнашкан студентларының күбесе тагын бер елдан, югары белем турында диплом алгач та, хәзерге заман математика укытучысына хас булган профессиональ сыйфатларга ия була башларлар дигән өметтә калабыз. Аларга уңышлар телик!


                       Партнерлар яңалыгы
     

Ольга РАЗУМОВА, Елена САДЫКОВА

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
231
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы