Логотип
Хәбәрләр

Идел буе Болгары турында фильм төшерү буенча әзерлек эшләре башланган

Идел буе Болгары турында фильм төшерү буенча әзерлек эшләре башланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы...

Идел буе Болгары турында фильм төшерү буенча әзерлек эшләре башланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.

Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. Әлеге фильмда VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең формалашу тарихы, үсеше турында бәян ителәчәк.

Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. 

Фильмның авторлык группасы июль аеның икенче яртысында Татарстанга да киләчәк һәм Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.

татар-информ

Фото: Салават күпере

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк