Логотип
Хәбәрләр

Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясендә яңа кафедра ачылачак

Хәлил Шәйхетдинов футбол мундиаленең республикада футболга карата кызыксынуга этәргеч бирәчәгенә ышануын әйтте. (Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Идел буе физик тәрбия һәм спорт ак...

Хәлил Шәйхетдинов футбол мундиаленең республикада футболга карата кызыксынуга этәргеч бирәчәгенә ышануын әйтте.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясендә футбол методикасы буенча кафедра ачылачак. Бу хакта бүген IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтте.

Хәлил Шәйхетдинов хәзер сыйфатка эшләргә кирәк дип исәпли. “Татарстанда 47 мең кеше футбол белән шөгыльләнә, аларның 8 меңнән артыгы – балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә. Безгә саннан сыйфатка күчәргә кирәк. Һәр спорт төрендә шулай ук. Массакүләмлелектән осталыкка дигән девиз да бар безнең. Әлбәттә, Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясенә өмет зур. Ул тар юнәлешләрдә белгечләр әзерли. Без анда футбол методикасы буенча кафедра ачачакбыз. “Рубин” белән берлектә, сыйфатка йөз тотып эшләячәкбез. Кафедра беренче тапкыр 1 сентябрьдән ачылачак”, - дип әйтте ул.

Министр урынбасары республикада футбол буенча төрле дәрәҗәдәге 1 меңнән артык ярыш үткәрелүе турында сөйләде.  “Хәзер күбрәк читкә чыгып та йөрибез. Төрле районнарга бару өчен уңайлы сетка төзибез, транспорт белән тәэмин итәбез. Соңгы елларда балалар арасында “Күн туп” турниры популярлашты. Анда 800 дән артык команда катнаша. Элек 200-300 команда иде. Казанда футбол зур үсеш ала. Монда мэр Илсур Метшин өлеше зур, ул үзе дә хоккей, футболны яхшы уйный. Бу җитәкчеләр казанышы. Барлыкка килүче мәйданчыкларның да файдасы сизелә: ишегалларында командалар барлыкка килеп, турнирда актив катнашалар”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, Чемпионатның яшүсмерләр футболы үсешенә йогынтысы булачак. “Бүген без балалар һәм үсмерләрнең әти-әниләре белән дә аралашабыз. Беркемнең лагерьга барасы килми. Алар Казанда булырга, Чемпионатны карарга тели. Футбол формалары кигән балаларны күрәм. Аларның чын футбол осталарын якыннан күрүләренә сөенәм. Чемпионатның балалар һәм үсмерләр арасында кызыксынуга этәргеч бирәчәгенә ышанам”, - диде ул.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк