Логотип
Хәбәрләр

«Идел буе төбәге музыкасы»

Килеп чыккан 14 композициядән «Идел буе музыкасы» дигән бердәм альбом эшләнде.

Идел буе федераль округында “Идел буе төбәге музыкасы” уникаль аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк

“Идел буе төбәге музыкасы – табигатьнең үзе тудырган аһәңнәр”. Идел буе федераль округы илдә үзенең уникаль аһәңнәрен булдырган тәүге төбәккә әйләнгән. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музыканың нигезенә “Роскартография” белгечләре тарафыннан федераль округка керүче барлык төбәкләрендә исәпләп чыгарылган төрле географик объектларның биеклек күрсәткечләренең тавыш тирбәлешләре салынган. Шул рәвешле килеп чыккан 14 аерым композиция “Идел буе төбәге музыкасы” дигән бердәм музыка әсәре итеп берләштерелгән.
Инде 20 декабрьдән үк төбәк телеканалларында тизерлар – теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль гәүдәләнешен чагылдырган композиция өлешләре пәйда булачак. Ә туып үскән җиребезнең искитмәле ландшафтлары һәм аһәңнәре белән Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле аппараты сайтында ( http://pfo.gov.ru) хозурланырга мөмкин булачак. Музыканың премььерасы 2021 елның 27 декабренә тәгаенләнгән.

Фото:http://pfo.gov.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк