Логотип
Хәбәрләр

«Идел-Йорт» бәйгесендә җиңгән халык театрына 1 миллион сум акча биреләчәк

«Идел-йорт» XVIII Төбәкара театраль коллективлар конкурсында гран-при алган Бөгелмә «Татар мәдәни үзәге» коллективының халык театрына 1 миллион сум акчага сертификат тапшырылачак. Бу хакта «Татар-инфо...

«Идел-йорт» XVIII Төбәкара театраль коллективлар конкурсында гран-при алган Бөгелмә «Татар мәдәни үзәге» коллективының халык театрына 1 миллион сум акчага сертификат тапшырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтте.

«Идел-Йорт» халык театрлары коллективлары төбәкара бәйгесе унсигезенче тапкыр уздырыла. Татарстан районнарыннан тыш анда Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Ульяновск өлкәсе коллективлары катнашкан. Зональ сайлап алу турларыннан узган 54 спектакль арасыннан җиңүчеләрне октябрь аенда «Юность» һәм В.И.Ленин исемендәге мәдәният үзәкләрендә узган турда сайлап алганнар.

Гран-прига Бөгелмә шәһәрендәге «Татар мәдәни үзәге» коллективының халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куйган «Гөргөри кияүләре» спектакле лаек дип табылган. Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, соңгы елларда гран-при ияләренә Татарстан хөкүмәте бүләк итеп автобус та бирә.

«Үзешчән театр коллективларының профессиональ театрлардан бер дә ким чыгыш ясыйсы килми. Аларга заманча тавыш та, яктылык та кирәк. Быел гран-прига лаек булган төркемебез әсәрләрен заманча чыгарырга мөмкинлек алыр дигән теләктә калабыз», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров конкурста гран-при алучы театраль коллектив өчен Төмән өлкәсенә гастрольләр оештырылачагын әйтте.

Конкурсның лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы 10 декабрьдә сәгать 19:00да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак, гран-при яулаган коллективның спектакле күрсәтеләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк