Логотип
Хәбәрләр

"Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсына әзерлек башланды

Уфада 16-17 ноябрьдә "Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы уздырыла. Конкурска гаризалар кабул ителә башлады.  Бу хакта Башкортстанның Кызыл таң" газетасының рәсми сайтында хәбәр и...

Уфада 16-17 ноябрьдә "Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы уздырыла. Конкурска гаризалар кабул ителә башлады.  Бу хакта Башкортстанның Кызыл таң" газетасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • "Идел" фестивале 2011 елда - "Милләтара татулыкны ныгыту елы" нда башлангыч алды. Бәйге Башкортстан һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан уздырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:

  • "Башкорт халык җыры (озын көй)", яки "Татар халык җыры (озын көй)".
  • Башкорт профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры), яки татар профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры).
  • Башкорт һәм татар профессиональ композиторының академик җыры.

Конкурста Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән җырларны башкорт һәм татар телләрендә башкаручылар - урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм тәмамлаучылары, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре катнаша ала. Даими яшәү урынына һәм гражданлыгына карамастан - 16-35 яшьтәге катнашучылардан гаризалар кабул ителә. Балалар номинацияләрендә 7-15 яшьлекләр катнаша ала.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы рәсми сайтта күрсәтелгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк