«Иделем акчарлагы» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган...
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк