«Иделем акчарлагы» бәйгесендә ике яшь шагыйрьгә Гран-при бирелде

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә ике яшь шагыйрь Гран-при иясе дип табылды.

«Иделем акчарлагы» бәйгесе быел 19нчы тапкыр үткәрелде. Анда дөньяның теләсә кайсы илендә яшәүче 14 яшьтән 30 яшькә кадәрле язучылар һәм шагыйрьләр катнаша ала. Ул 19-25 ноябрьдә «Волга” яшьләр үзәгендә узды. 150 катнашучыдан икенче турга 45е үтте. Бәйге «Поэзия», «Проза», «Драма», «Балалар әдәбияты» номинацияләре буенча уздырылды.

Җиде көнлек иҗат мәктәбендә яшь язучылар Рабит Батулла, Булат Ибраһимов, Айгөл Абдрахманова, Николай Максимов, Зимфира Гыйльметдинова, Фәнил Гыйләҗев, Айсылу Имамиева, Әминә Миндиярова, Дания Нәгыйм белән очрашты. Жюри - Илсөяр Ихсанова, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов үз киңәшләрен бирде.

Бәйге «Блогерлар мәктәбе» белән бер вакытта үткәрелгәнгә, катнашучылар татар блогерлары белән #минязам флешмобын оештырып җибәрделәр. Әлеге флешмобта үзеңнең шигыреңне укып төшкән видеоны кертергә кирәк. Яшь язучылар Г.Камал театрының «Әрем исе» спектакленә барды, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең «Имтихан» фильмын карады.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү Габдулла Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте.

Быелгы «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләре:
«Поэзия» номинациясе: 
Гран-при: Ләйлә Хәбибуллина һәм Миләүшә Гафурова;
1 урын  Алсу Сәлахова;
2 урын  Илназ Закиров һәм Резеда Мөхәммәтҗанова;
3 урын  Зәринә Хуҗина һәм Сөмбел Әхмәтҗанова; 
Кызыксындыру бүләге – Рәфидә Вахитова.

«Проза» номинациясе:
1 урын – Алинә Галиева ;
2 урын  Розалина Тимербулатова; 
3 урын – Гөлфинә Шакирова; 
Кызыксындыру бүләге – Рәфидә Галимҗанова; 
Кызыксындыру бүләге – Ландыш Салихова.

«Драма» номинациясе:
3 урын  Рәфидә Галимҗанова;
Кызыксындыру бүләге – Гөлгенә Галимова.

«Балалар әдәбияты» номинациясе: 
1 урын  Рәфидә Галимҗанова; 
2 урын  Алия Хакимханова;
3 урын  Эльвира Хәйруллина.

Чыганак: татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
315
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы