Игорь Комаров «Театраль Идел буе» округ фестиваленә старт бирде

РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Театраль Идел буе» мәктәп һәм студентлар коллективлары фестиваленә старт бирде. Ул 2019 елда Идел буе төбәкләрендәге меңнән артык мәктәп һәм 130 студентлар театрын берләштереп, округның төп мәдәни вакыйгаларыннан берсе булачак. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комаров 27 мартта Түбән Новгородның «Комедiя» театрында фестивальнең башлануы турында хәбәр итте. Вәкаләтле вәкил үз чыгышында 2019 елның РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россиядә Театр елы дип игълан ителүе хакында искәртте.

«Фестиваль төбәк этапларын һәм округ этабын берләштерә. Төбәк этапларында Идел буе федераль округындагы 14 субъектның һәркайсындагы иң көчле коллективлар билгеләнәчәк. Округ этабы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзер әлеге проект Татарстанда килештерү процедурасын уза. Республикада төбәк этабы ике өлештән (муниципаль һәм төбәк) торачак. Татарстанлылар тавыш бирү юлы белән иң яхшы мәктәп һәм студент театр коллективларын сайлап алачак, алар республиканы иҗади ярышларның төбәк этабында тәкъдим итәчәк.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
910
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
954
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1402
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1170
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
908
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1325
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы