Логотип
Хәбәрләр

«Игра престолов» сериалы Эмми премиясен яулады

Миллионлаган кешенең яраткан сериалы Лос-Анджелес шәһәрендә узган тантанада иң әйбәт драматик сериал дип билгеләнде. Шулай итеп, НВО каналы төшергән «Игра престолов» иң престиж булып саналган категори...

Миллионлаган кешенең яраткан сериалы Лос-Анджелес шәһәрендә узган тантанада иң әйбәт драматик сериал дип билгеләнде. Шулай итеп, НВО каналы төшергән «Игра престолов» иң престиж булып саналган категориядә «Корона», «Американцы», «Мир дикого Запада» һәм «Рассказ служанки» сериалларын уздырды.

Әлеге сериал җиде төрле номинациядә көч сынашты. Шулай ук актер Питер Динклейдж икенче пландагы иң әйбәт ир-ат роле өчен статуэтка алды.

Фото - medium.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк