Логотип
Хәбәрләр

Ике бүлмәле фатир ‒ 35 миллион?!

Сез Казанда чаж-чож яшибез дип уйлыйсызмы ул? Юуууук! Без монда авылда яшибез ‒ тыныч кына, салмак кына, йокымсырап... Кәс-кәс атлап, як-якка караштырып, сөйләшергә-матур итеп киенеп кәнсирт-театрларг...

Сез Казанда чаж-чож яшибез дип уйлыйсызмы ул? Юуууук! Без монда авылда яшибез ‒ тыныч кына, салмак кына, йокымсырап... Кәс-кәс атлап, як-якка караштырып, сөйләшергә-матур итеп киенеп кәнсирт-театрларга йөрергә вакыт табып. Искитмәле экологиядә. Әнә, мәскәүлеләрне карагыз: алар яшәр өчен эшләмиләр, эшләр өчен яшиләр. Кырмыска төсле кайнашкан шәһәрләрендәге темпларына карап кына торсаң да миләр кайный, башлар әйләнә башлый. Читтән карап торганда да, бу кешеләр кайчан яшәргә вакыт таба ала икән, дип аптырарлык ‒ чабыш атлары төсле тыр-тыр чабу, көн дә шул, төн дә шул. Эшләп тапканнарына үз куышларын булдыру өчен аларга очсыз-кырыйсыз бил бөгәсе: уртача класска кергән 90-95 квадрат метрлы фатирлар 33-35 миллион сумга төшә икән бит әнә... Шуңааа... Мәскәүдә яшисе килүчеләр исемлегеннән тагын берәү кимеде мәйтәм.

Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк