Логотип
Хәбәрләр

Икенче яки өченче баласы туган гаиләләргә 6 процентлы кредит бирелә

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018-2021 елларда икенче яки өченче баласы туган гаиләләр, торак шартларын яхшырту өчен, ташламалы кредит шартларыннан файдалана алачак. Кре...

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018-2021 елларда икенче яки өченче баласы туган гаиләләр, торак шартларын яхшырту өчен, ташламалы кредит шартларыннан файдалана алачак. Кредит акчасы еллык 6 процент ставка буенча бирелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды Татарстан буенча Пенсия бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

Кредитның ташламалы шартлары ана капиталы программасы белән турыдан-туры бәйле булмаса да, бу, балалы гаиләләргә ярдәм буенча дәүләт тарафыннан мөһим адым, ди белгечләр. Еллык 6 процент ставкалы ипотека кредитларын фатир яки йорт, өлешләп төзелештә катнашу килешүе буенча төзелә торган торак сатып алуга файдаланып була.

Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтүенчә, ташламалы ипотеканы ана капиталы акчасы белән дә каплап булачак. Моның өчен балага өч яшь тулуны көтәргә кирәк тә түгел. Торак сатып алу өчен элек бирелгән кредит һәм займнарны да ташламалы ипотека акчасы белән түләргә була.

“Торак шартларын яхшырту – ана капиталына ия булучылар арасында иң өстенлеклесе. 2018 елда кредит алмыйча гына торак шартларын яхшыртуга 441 гариза тапшырылды. Кредитны ана капиталы акчасы белән каплау өчен 2559 гариза кабул ителде”, - диде Асия Вәлиуллина.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк