Логотип
Хәбәрләр

Илһам Шакиров белән 1995 елгы әңгәмә: «Җырлавың белән бәла алып килдең, дип, җырларга кушмыйлар иде»

Дилбәр Исламованың Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакиров белән 1995 елның 11 февралендә «Мәгърифәт» газетасында басылып чыккан «Ник туганыма үкенәм» дип аталган мәк...

Дилбәр Исламованың Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакиров белән 1995 елның 11 февралендә «Мәгърифәт» газетасында басылып чыккан «Ник туганыма үкенәм» дип аталган мәкаләсен тәкъдим итәбез.
- Илһам абый, тиздән олы бәйрәмегез якынлаша. Сездә нинди хисләр, нинди тәэсирләр, Сез ни турында уйлыйсыз? 
 
- Ник туганына үкенеп йөргән кешегә туган көннәрнең юбилейларның гомумән кирәге юк. Минем гомергә туган көннең кайчан икәнен белгән дә, уйлаганым да булмады. Аны үз-үзенә гашыйк булганнар гына кеше җыеп үзләрен мактатып утыралар. Ә ул мактауларның формаль, күңеле булсынга гына икәнлеген аңламыйлар. Акыллы кеше үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белә. 
 
Илле яшем тулганда да элекке обком секретаре Рәис Беляев өстәл сугып: «Юк, үткәрәбез!» дип кычкырды. Быел алтмыш яшьне үзем теләп түгел, җәмәгатьчелек тотынганга гына: «Теләсә нәрсә эшләгез, үзегез үткәрәсез икән, үткәрәсез инде шунда», дидем. Безгә, «Халык дошманы гаиләсе» дип эткәләнеп-төрткәләнеп, ятим булып үскән, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белгәннәргә, нәрсә инде ул туган көн?! 
 
Минем үндүрт яшькә җиткәнче фотога төшкәнем булмады. Гәрәй Рәхим каяндыр җиденче сыйныфта укыганда төшкән бер фотоны эзләп тапкан. Минем үземдә юк та инде ул, булыр иде, сатып алырга акчасы булмагандыр. Шулай да, кайсы мин икәнен танымадым. Берсен, кырыйдагысын, чалымлап булган да кебек. Шушыдыр ахрысы, дип куйдым инде…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк