Илһам Вәлиев белән көтелмәгән хәл

Екатеринбург шәһәрендә «Кармен» спектакле вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга. Спектакль эчтәлегендә булган сугыш һәм трюкларны профессиональ каскадер һәм кул сугышы остасы куя торган булган. Барысы да өйрәнелеп, автоматизмга кадәр барып җиткән. Әлеге спектакльны берничә тапкыр куйганнар, ләкин мондый очрак булмаган, бар сугышлар да кансыз үткән. Әмма бу юлы барысы да икенче төрле киткән: Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы, тенор Илһам Вәлиев җәрәхәтләнү ала. Аның өске, бигрәк тә аскы ирененә зыян килгән. Опера җырчысы бу очракны Инстаграм челтәрендә: «Беркемне дә гаепләмим, күрәсең, күрәчәгем булган. Үземне герой дип санамыйм, чөнки бу геройлык түгел... Бары тик мин үз һөнәремне бик нык яратам!», − дип аңлаткан ул әлеге хәлне. Җырчы әлеге кичнең герое итеп Екатеринбург шәһәренең опера һәм балет театры табибы Ирина Валерьевнаны күрә. Аның ярдәме белән спектакль коткарылган, Илһам Вәлиев тә уйнавын дәвам итә алган. Спектакльдән соң табиб җырчыны үзенең машинасында травмпунктка алып бара. Монда исә аның җәрәхәтләрен тегәләр. Илһам Вәлиев Уфадагы «Аллоплант» үзәгендә хирургка да күренә. Нәтиҗәдә, җырчыга ике атна җырлаудан баш тартырга туры киләчәк.
Автор: Фәнүзә Сираҗиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан