Логотип
Хәбәрләр

Җиләкле урыннар картасы һәм җиләк җыю кагыйдәләре

Җиләкле җәй җитте. Авыл халкы, гадәттә, җиләккә иртән йә кичен йөри. Шимбә-ялларда болыннарны шәһәр халкы баса. Ә авылга кайтырга мөмкинлеге булмаучылар, шәһәр тирәсенә, Казанга якын район аланнарына...

Җиләкле җәй җитте. Авыл халкы, гадәттә, җиләккә иртән йә кичен йөри. Шимбә-ялларда болыннарны шәһәр халкы баса. Ә авылга кайтырга мөмкинлеге булмаучылар, шәһәр тирәсенә, Казанга якын район аланнарына чыгып китә. "Интертат" җиләк җыйгандагы кагыйдәләрне туплады. Ни өчен болынга барганда сөт ризыклары ашарга ярамый һәм җиләкле урын икәнен каян белергә? Шулай ук Казан тирәсендәге җиләкле урыннарны барладык. 

Казан тирәсендә каян җиләк җыярга була?

Яшел Үзән районының Түбән Карамалы - Нижние Вязовые бистәсе янындагы болынлык. Казаннан 60 чакрым ераклыкта. 

Биектау районының Күлле (Озерный) бистәсе янындагы болынлыклар. Казаннан 15 чакрым. 

Биектау районының Ташевка бистәсе янындагы болын. Казаннан 50 чакрым ераклыкта. 

Лаеш районының Матюшино авылы яны. Казаннан 55 чакрым тирәсе.

Лаеш районының Боровое Матюшино янындагы җиләкле аланлыклар. Казаннан 25 чакрым. 

Питрәч районының Пимәр авылы янындагы Мишә елгасы аланы. Казаннан 60 чакрым. 

Яшел Үзән районының Зур Клүчә (Большие Клющи) авылы янындагы болынлык. Казаннан 48-50 чакрым ераклыкта. 

Биектау районының Дөбьяз, Әлдермеш аланлыклары. 

Айгөл Гыйләҗиева (Яшел Үзән, Бишнә): 

– Без Яке, Карауҗа авыллары каенлыкларына йөрибез. Каен җиләге быел мулдан, Аллага шөкер. Былтыргы кебек вак түгел. Бөтен кешегә җитә. Әмма кайберәүләр җыя белми, таптап кына бетергән мәйданнар күп. Безнең серле урыннардан, гадәттә, авыл халкы җыя. Шәһәрлеләр кайтканны күргәнем юк. Аларның күбесе сатып кына ала дип беләм. Җир җиләге әле пешмәгән. Фотода – кичә җыйган каен җиләкләре.
  



Ләйсән Гыйматдинова (Буа):

– Буа халкы җиләк җыярга ярата. Безнең җиләкле урыннар да шактый. Аккүл авылы болыны, Фролово тау бите, Кырлангы болынлыгы – данлыклы җиләклек. Шулай ук Келәш авылы болыннарына йөри халык.



Алия Сабирова (Балык Бистәсе): 

– Гадәттә, һәр авыл халкы үз тирәсеннән җыя инде. Әллә ни еракка китеп йөрүләр юк. Бездә каен җиләге бик сирәк очрый, аз урыннарда гына, кура җиләге дә урманнарда юк диярлек. Шуңа кеше җир җиләген җыя. Балык Бистәсенең үзендә Камага карап торган посадкаларда да бар җиләк, быел чәчәкләре бик күп иде. Тик җиләге ничек булыр, белмим. Ләкин ул посадкада җиләк ваграк була.

М7 трассасына якын урнашкан Тәберде Чаллысы, Котлы Бөкәш халкы еш кына юл кырыена сатарга да чыга. Димәк, ул якларда җиләк бар. 



Нәргизә Кәримова:

– Дачабыз Биектау районында. Ел саен әти бакчабыздан ерак булмаган бер болынлыкка алып бара. Кеше йөрми анда. Ә җиләге-е-е. Шуңа күрә бу - әтиебезнең бик серле урыны. Кайсы авыл тирәсендә икәнен әйтә алмыйм, чөнки үзем дә белмим. 

Радик Сабиров (“Идел” журналының баш мөхәррире):

–- Җиләк... Үзе генә түгел, темасы да тәмле! Моннан берничә ел элек, җир җиләге эзләп, Дөбъязны узып, Битаман якларына киткән идек. Агачлык күрдек тә, шунда туктарга булдык. Йөрибез шулай эзләнеп, агачлыклар арасында берән-сәрән генә каен җиләге очрады. Янәшәдә генә инде искереп беткән (бер еллык үлән, ләкин берничә ел яңартылмаганы күренеп тора) печән басуы. Шул басуга кергән идем, баскан урынымда каттым да калдым. Менә ич ул каен җиләге!!! Тапталмаган, кеше юк, рәхәтләнеп ике-өч көн шунда җыйдык. Әйе, нәкъ менә каен җиләге иде ул (безнең якларда ул нигәдер бары урманда гына үсә һәм бик вак). Дөрес, алдагы елны бу басуны, ниһаять сөреп, янә печән чәчеп куйдылар. 

Ләкин бер җирдә бар икән җиләк, димәк, якын-тирәдә ул тагын бар. Печәнлекләр карап йөри башладык шулай. Һәм, Алланың рәхмәте, таптык бит! Анысында тагын ике ел җыярга насыйп булды. 

Ә инде соңгы араларда якынрак җирләрдә дә таптык каен җиләген дә, җир җиләген дә. Казаннан ерак та түгел, терәлеп тә тормый торган җирләрдә. Урынын әйтәм, яшермим: Биектау районы җирләрендә.

Җиләк җыючыларга Радик Сабировтан төп-10 киңәш

1. Казанга терәлеп торган басу-урманнарда җиләген дә, гөмбәсен дә җыймагыз. Ник икәне аңлашыладыр.
2. Җиләкне иртән җыю мәслихәтрәк, әлбәттә. Кичен дә җыябыз, тик эштән соң барыбер ардыра. Көндез кояш астында авыррак, ләкин кызынырга була. 
3. Әгәр дә җиләкле урында кеше эзләрен күрсәгез, "монда беткән инде" дип китә күрмәгез. Бер-ике тапкыр йөрелгән җирдә җиләк эрерәк була, чөнки кояш инде аларны күргән.
4. Черки-озынборыннарга каршы крем яки спрейлар алыгыз. 
5. Һичшиксез, су яки термоста кайнар чәй кирәк. Чәйне, гадәттә, өйдә ясап киләсең дә, шул басудагы җиләк яки яфрагын салып куйсаң үтә дә тәмле була.
6. Җиләк күп җирдә, чүгәләп кенә түгел, сузылып ятып та җыя башлыйсың. Тик сак булу сорала: еланы, башка тереклеге булырга мөмкин. 
7. Шорты-фәлән кию бик үк мәслихәт түгел. Өстемә тулысынча җиңел генә кием, башта яулыктан ясалган бандана киям.
8. Җиләк булмаган җир юк ул. Һәм, ни гаҗәп, көзгә таба җиләк үскән җирләрдән ерак булмаган урман-агачлыкларда гөмбә дә була. 
9. Бала-чага белән чыгу киңәш ителми. Сабырлыклары бер, күп дигәндә, ике сәгатькә җитә. 
10. Нәфесегезне тыя белегез. Болытларны карап тору кирәк, төнгә калмагыз, талчыкмагыз. Җиләк бетми ул, ә син бетәргә мөмкинсең.

 

Дәвамы...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк