Илдар Хәйруллин: "Театрда сүгенергә дә ярый"
Спектакльдә сүгенү сүзләре яки шәрә тән булган очракта, моны афишада кисәтергә кирәк. Бу очракта төрле бәхәсләр купмыйча кеше үзе теләгәнен сайлап ала. Әлеге фикерне бүген "Татар театр сәнгатендә милл...
Спектакльдә сүгенү сүзләре яки шәрә тән булган очракта, моны афишада кисәтергә кирәк. Бу очракта төрле бәхәсләр купмыйча кеше үзе теләгәнен сайлап ала. Әлеге фикерне бүген "Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре" темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Илдар Хәйруллин җиткерде.
“Театрда порнография белән көч куллануга өндәү генә булырга тиеш түгел, башка чикләр юк. Сәнгатьтә бер генә критерий – талантлы булу. Ничек инде ул татарга хас, башкага хас түгел? Оят, намус дигән төшенчәләр бар, җинаять сүзе бар. Ул башкаларга хас, безгә хас түгелмени? Театрда сүгенергә дә ярый”, – диде Илдар Хәйруллин.
Фикерен куәтләп, ул Пушкин шигъриятеннән юллар китерде: “Нет хороших и плохих слов - есть уместные и неуместные”.
Түгәрәк өстәл соңгы арада Россия театрында да, татар театрында да чикләүләр турында фикер алышуларны күздә тотып оештырылды.
Фикер алышуга әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, хореограф, биюче, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театрының яшь артисты Гүзәл Гафарова, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин чакырылды.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк