Логотип
Хәбәрләр

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы Казан кинофестивалендә катнашмый

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсларында Татарстаннан ике фильм катнашачак. Татарстанда төшерелгән “Байгал” фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашмый. Бу хакт...

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсларында Татарстаннан ике фильм катнашачак.

Татарстанда төшерелгән “Байгал” фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашмый. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Матбугат конференциясенең кунагы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова иде.

Миләүшә Айтуганова “Байгал” фильмы режиссеры Илдар Ягъфәровның башка халыкара кинофестивальләргә катнашу теләген җиткерде. Хәзер вакытта “Байгал” фильмы берничә халыкара конкурска заявка биргән.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсларында Татарстаннан ике фильм катнаша. Болар - Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаровның «Мулла» тулы метражлы фильмы һәм Нәсүр Юрушбаев белән Әмир Галиәскаровның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмы.

«Мулла» тулы метражлы фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Татарстанның Әтнә районында төшерелде. Рольләрнең берсе танылган актер Марат Башаров башкарды. Миләүшә Айтуганова «Мулла» фильмының Вера Глаголеваның “Не чужие” һәм Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмнары белән бер конкурста булуына басым ясады.

«Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы Казан егете Айдар Шәрипов булуы игътибарга лаек. Бу фильмны Казан кинофестиваленә аны оештыручылар үзләре чакырган.

Танылган журналист һәм режиссер Нәсүр Юрушбаевның Әмир Галиәскаров белән төшерелгән «Нигез йорт» фильмы “Россия молодая” программасында катнаша. Биредә ул Россия төбәкләрендә яшь режиссерлар тарафыннан төшерелгән фильмнар белән ярыша. «Нигез йорт» фильмы Башкортстанның Туймазы районында төшерелде. Ул инде Төркиядә фестивальдә күрсәтелеп уңыш казанды. Татарстанда әле премьерасы булмады. Режиссер Нәсүр Юрушбаев фильмның премьерасы Казан кинофестивалендә булыр, дип ышана.

Тагын унбиш Татарстан фильмы “Милли конкурс” программасында үзара ярышачак. Боларның бер өлеше - Казан дәүләт мәдәният институты студентлары төшергән дебют фильмнар. “Милли конкурс” программасында Нурания Җамалиның - “Үксезләр” фильмы, Даниил Фәйзрахмановның - “Домой”, Сергей Китаровның “Век Татарстана” мультфильмнары да бар.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр үтә.

Фото: Салават Камалетдинов,Султан Исхаков,из личных архивов Айдара Шарипова

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк