Илфат Фәйзрахманов: «Рәшит Шамкайны авыл халкы, туганнары гына озатты»

Рәшит Шамкай хатынының туган авылы – Арча районы Түбән Оры авылында җирләнде. Аны соңгы юлга озатканда булган «Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән «Интертат» сөйләштек.
«Әле иртән генә зиратка менеп төштем. Рәшит абыйлардан ерак түгел минем әти-әни, абыйлар ята. Яшь аралаш дигәндәй, кичә зур бәйрәм булгандыр инде алар өчен, Шамкай килде, дип уйладым», – дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов. – Рәшит Шамкайны җирләргә утызлап кеше килгән иде.
Авыл халкы һәм туганнары гына озатты. Көндез, төштән соң зур булмаган авылда икәнен исәпкә алганда, кешеләр шактый иде. Нишләптер безнең авылны яратты ул. Рәшит абый авылга гел кайтып йөри торган булган. Әнием үрнәгендә әйтә алам – авыл аны үз кешесе дип уйлый иде. Телевизордан ул чыккан саен әни дә: «Ул безнең авылныкы», – дип әйтә иде.
Тулырак: «Интертат»
Фото: Илфак Фәйзрахманов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
13 май 2022 - 13:43
-
13 май 2022 - 09:38
-
12 май 2022 - 09:37
-
10 май 2022 - 10:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте