ИлГәрәй хатыннынан калышмаска тырыша

Җырчы Илгәрәйнең хатыны Айгөл үзенең фигурасы белән кәнагать түгел икән, бу күп төрле имеш-мимешләргә китергән. Алардан: «Сез тагы бәби көтәсез ахры?», ‒ дип сораучылар да булган. Шушы хәлләр Айгөлне дөрес туклана башлауга һәм спорт белән шөгыльләнергә этәргән дә.

Илгәрәй дә хатыныннан калышмый, спорт залга йөри башлаган, тик менә дөрес туклану белән генә авыррак икән, чөнки җырчы күп вакытын гастрольләрдә уздыра, анда нәрсә эләгә шуны ашарга туры килә инде. Ләкин Илгәрәй алга таба да бу омтылышын ташларга ашыкмый, чөнки балалар да безнең тормыш рәвешен күреп үсәләр бит, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк, дип саный. «Тормыш дулкыныма рәхмәт, аннан калышмаска тырышам, аның матур фигурасы янында таза кеше булып күренеп торасы килми! Ашауны тагын көйләп бетерсәк шәп булачак, чөнки гастрольләр вакытында ашау бик булып чыкмый шул!», ‒ дип яза ул инстаграм аккаунтында.

Илгәрәй әле моның белән генә чикләнеп калмыйча, язылучыларын, җанатарларын да үзенә ияртмәкче була, үзенең уңышлары белән инстаграмында бүлешеп, башкаларны да дөрес яшәү рәвешенә тартмакчы: «Тырыша алганча барысында инстаграм битенә куерга тырышырмын, сезгә дә файдалы булыр дип уйлыйм һәм миңа да мотивация!»

Илгәрәй бу хакта рус телендә язачак икән, чөнки бар кеше дә татар телен камил белми бит. Илгәрәйгә һәм аның хатынына бары уңышлар гына телисе кала!

Гөлшат Хәлиуллина

Фото: җырчының гаилә архивыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
924
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
934
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1386
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1150
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
896
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1310
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
945
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы