Логотип
Хәбәрләр

Илгәрәйнең кайгысын уртаклашабыз

Җырчы Илгәрәйнең әбисе үлгән. Бу авыр кайгысы белән ул инстаграм аккаунтында уртаклашты. «Әби...әбием...яратканым...зәңгәр күзле, ак яулыклы әбием... Сау бул... Урының җәннәт түрләрендә булсын... Авы...

Җырчы Илгәрәйнең әбисе үлгән. Бу авыр кайгысы белән ул инстаграм аккаунтында уртаклашты.

«Әби...әбием...яратканым...зәңгәр күзле, ак яулыклы әбием... Сау бул... Урының җәннәт түрләрендә булсын... Авыр туфрагын җиңел булсын.Амин.
Синең авыруың безнең барыбыз өчен зур сынау булды... 8 елга якын син урын өстендә яттың... Тик беркайчанда яшәүгә карата өметеңне югалтмадың. Синең яныңа килгәч: «Иии улым, менә әле шулай бер килеш. Алла боерса тазаргач, авылга өемә кайтам!» дип өметеңне өзми идең!!!
Мин җәйләрен синең канатың астында үстем бит.Синең авыруың мине дөньяга, тормышка башкача күз белән карарга өйрәтте. Авыруың көчле иде... Үз хәлеңне үзең генә белдең...
Хисләр... әллә нинди хисләр... Сиңа бик авыр иде... Безгә сине алай күрү тагын да авыр иде... Әбием... үпкәләткән булсам гафу ит мине...Мин сине бик каты яратам», − дип язган Илгәрәй.

Автор: Александра Иванова

Фото: Инстаграм @ilgaray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк