Логотип
Хәбәрләр

Илгиз Зәйниев татар байларын милли сәнгатькә ярдәм итәргә чакыра

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Милли сәнгатебезгә милләтнең хәлле кешеләре ярдәм итәргә тиеш. Чөнки алар милләтне сакласалар гына, милләт аларның үзләрен дә саклаячак. Драматур...

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Милли сәнгатебезгә милләтнең хәлле кешеләре ярдәм итәргә тиеш. Чөнки алар милләтне сакласалар гына, милләт аларның үзләрен дә саклаячак.

  • Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бу фикерен “Татар-информ”га биргән интервьюсында ассызыклап әйтте.

“Безнең татар милләтендә әле бай-бай абзыйларыбыз бардыр. Сез милләт язмышына битараф түгел икән, үзегезне дә тарихка кертәсегез килә икән, бүгенге көндә эксперименталь милли проектлар белән шөгыльләнүче яшьләребезгә ярдәм итәргә кирәк”, - диде Илгиз Зәйниев Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов, Эльмир Низамов кебек егетләребезне күздә тотып.

Сүз “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия “Әлиф” хореографик спектакле турында бара иде. Билгеле булганча, мондый эксперименталь проектлар дәүләт ярдәменнән башка оештырыла, аларның иганәчеләре дә юк дәрәҗәсендә. Нигездә алар иҗатчыларның энтузиазмынга корылган була. Илгиз Зәйниев бу очракта чишелеш юлын меценатлык традицияләрен яңартуда күрә. Ул бу традициләря татар театрларын бәйсез итә адыр иде дип саный.

“Безнең мондый традициябез булган, ул югалган. Шул ук Апанаевлар, “Галия” мәдрәсәләре, “Хөсәения” мәдрәсәләре. Ул мәдрәсәләрне бит үз тырышлыклары белән эшләп баеган кешеләребез төзегәннәр һәм анда укытучыларны тотканнар. Рәмиевләр “Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасын чыгарганнар. Аларның журналистлары ул вакытта Россия министрлары алган кадәр хезмәт хакын алып эшләгән. Болар барысы да аларның үз акчаларыннан түләнгән. Һәм алар аны кирәк дип санаган. Чөнки алар аңлаганнар: без милләтне милләт итеп сакларга тиеш һәм ул милләт безне саклаячак”, - ди Илгиз Зәйниев.

“Әгәр дә бүгенге көндә безнең бай татар ир-егетләре, хатын-кызлары милләтне сакламасалар, иртәгә алар урынына бүтән кеше дә яраячак. Татар бетсә, Татарстанның Президенты да татар булмавы гаҗәп булмаячак, башка урыннарга да башка милләт кешеләре килеп утырса, гаҗәп булмаячак. Милләтне саклап, сез үзегезне саклаячаксыз. Менә шуны аңларга кирәк!” – дип мөрәҗәгать итә ул милләтебез байларына. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк