Логотип
Хәбәрләр

ИлГәрәй юл һәлакәтенә очраган

Җырчы ИлГәрәй юл һәлакәтенә юлыккан. Вакыйганың ничек булганын «ШК» журналисты сорашкан.

Җырчы ИлГәрәй юл һәлакәтенә юлыккан. Вакыйганың ничек булганын «ШК» журналисты сорашкан.

«Бу хәл Казанның Җиңү проспекты урамында булды. Төп юлдан барганда, кинәт каршыма кызыл төстәге «иномарка» килеп чыкты. Аңа бәрелмәс өчен, рульне уң якка борырга туры килде. Нәтиҗәдә юл кырыендагы киртәгә бәрелдем. Кызыл машинаның хуҗабикәсе үз гаебен таныды. Машинамның бамперына зыян килде. Менә шундый күңелсез хәл. Юлларда игътибарлырак булсак иде» – дип сөйләде безгә ИлГәрәй.

Авариянең видеоязмасын ИлГәрәй үзенең ютуб каналына урнаштырган. Биредә аның балачагыннан алып бүгенге көнгә кадәр җыелган кызыклы видеоязмалары урын алган. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк