Логотип
Хәбәрләр

Илмира Нәгыймова: «Мин в шоке!»

Илмира Нәгыймова җырчы гына түгел, ул әле ике бала әнисе дә. Ике баласы да балалар бакчасына йөри икән. Балалар бакчасына йөри башлагач, башлана инде ул, маңкалау, йөткерү, температура, бала шулай иял...

Илмира Нәгыймова җырчы гына түгел, ул әле ике бала әнисе дә. Ике баласы да балалар бакчасына йөри икән. Балалар бакчасына йөри башлагач, башлана инде ул, маңкалау, йөткерү, температура, бала шулай ияләшә. Илмира бу хакта язып та чыккан.

«Бүген иртән балаларымны садикка илттем... Олысы Аллага шөкер әйбәт йөри, бәләкәе бер ай өйдә утыра... Бер атна садикка йөри... Адаптация авыррак... Чирләшәбез... Но бүген шаккаттым... Бер-ике кешенең баласы бик нык йөткерәләр, маңкалыйлар... Берсенең приступлы кашель, туктый алмый... Шунда кычкырып әйттем, нишләп йөртәләр инде шуларны... Неужели шундый балаларны эш яки башка причина буенча садикта калдырып була... Минеке дә аннары тагын маңкалый башлый... Безнең группа бар ватцапта... Шунда берсе күзгә карап садикта әйтә алмады, ватцапта язды... Имеш, мин врачтан соң алып килдем баламны... Врач рөхсәт биргән, значит ярый! Мин в шоке! Әйтегез әле бу хәл бөтен җирдә дә шулаймы? Нишләргә мондый очракта?», дип яза җырчы.

Автор: Г.Шарапова

Фото: ilmira.nagimova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк