Логотип
Хәбәрләр

«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»

Кичә Илнар Миранов Татарстанның атказанган исемен алуы билгеле булды. Илнарга яшь җырчының исем алу турында күп каршылыклы фикер ишетергә туры килде...

Кичә Илнар Миранов Татарстанның атказанган исемен алуы билгеле булды. Илнарга яшь җырчының исем алу турында күп каршылыклы фикер ишетергә туры килде... Винера Ганеева шәкертенең «атказан»лы булуы турында нәрсә уйлый икән?

«Илнарның талантын күргән, ишеткән, чын сәнгатьне аңлаган тамашачыга рәхмәт. Ни кызганыч, араларыгызда «МЦА-МЦА» ритмлы, маймыл кебек сикереп җырлап йөргән артистларның иҗатын чын сәнгать белән бутаучылар бар. Илнар 10 ел укыган, чын профессионал булырга тырышкан, мондый омтылыш хөрмәткә генә лаек! Бик тыйнак егет, акыллы!

Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим. Аны беркем белән дә чагыштырырга кирәк түгел! Әлфия апа репертуарыннан «Кар сулары» дигән җырны җырлап карасыннар. Һәрбер сүзнең мәгьнәсен аңлап, бөтен җаны-тәне белән тамашачыга җиткерер өчен чын профессионал булырга кирәк!» – дип яза артистка үзенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк