Логотип
Хәбәрләр

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованы котлыйбыз!

Баһавиевлар гаиләсендә бүген матур бәйрәм – җырлы гаилә Гүзәл һәм Илназ Баһавиевларның никахлашып, гаилә коруларына 10 ел! Бәхетле пар бер-берсен котлап, Инстаграм тасмаларында матур тәбрикләү сүзләре...

Баһавиевлар гаиләсендә бүген матур бәйрәм – җырлы гаилә Гүзәл һәм Илназ Баһавиевларның никахлашып, гаилә коруларына 10 ел! Бәхетле пар бер-берсен котлап, Инстаграм тасмаларында матур тәбрикләү сүзләре урнаштырган. Бүгенге көндә алар 3 ир-егет үстерә һәм бергәләшеп иҗат сукмагыннан атлый.

Гаилә башлыгы бәйсез буйдак вакытларын сагынып искә ала. 10 ел гомернең узганын сизмичә дә калган артист. «10 ел үтеп тә киткән... Бәйсез буйдак чаклаааааааррр.... Әле генә иде биииит....» – дип яза Илназ Баһ.

Җырлы гаиләне күркәм юбилейлары белән тәбрик итәбез. Бәхетле тигез гомер телибез, балаларыгызның мәхәббәтенә күмелеп, тагын озак еллар кулга-кул тотынып гомер юлыннан узарга язсын. Илһам чишмәгез беркайчан саекмасын, бәхетегез гомерлек булсын!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelbah

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк