Логотип
Хәбәрләр

Илназ Гариповны «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җырлатмаганнар

Бүген Бауман урамында узачак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җырчы Илназ Гариповны катнаштырмаганнар.  Илназ форумга тәкъдимен атна ярым алдан ук җитк...

Бүген Бауман урамында узачак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җырчы Илназ Гариповны катнаштырмаганнар. 

Илназ форумга тәкъдимен атна ярым алдан ук җиткерүен әйтте. «Мине Рәдиф Кашапов исемле егеткә (форум рәисе урынбасары – ТИ) тәкъдим иттеләр. Ул безгә исемлек күрсәтте дә, «Исемлектән берәрсе төшеп калса, син чыгыш ясыйсың», диде. Берәү дә төшеп калмады ахыры һәм безне шулай кире кактылар. «Алданрак әйткән булсаң, бәлки әле тыгып та булыр иде», дип әйттеләр», - ди Илназ.

Җырчы мондый җавапны үзен катнаштырмас өчен сылтау табу дип кабул иткән. «Нормаль җавап «Әйе» һәм «Юк» була. Алар шулай дигәч, мин, димәк, юктыр инде, булмаячак, дип уйладым. «Ярар» дигән җавап булмаса, юк була инде ул. Алар шулай дигәннән соң да, әле без хәлне сорашып тордык. «Юк, барысы да план буенча. Берничек тә булмый», диделәр», - ди Илназ Гарипов.

Илназ Гариповны дусты, «Мин татарча сөйләшәм»леләр белән бер төркемдә эшләүче егет тәкъдим иткән булган. Дус егетен уңайсыз хәлгә куярга теләмәгәнлектән, Илназ аның исемен атамады. «Дус егет миңа “Карарны Рәдиф кабул итә”, диде. Мин исә аңа «Кем ул Рәдиф?» дидем, чөнки мин Рәдифне белмим дә», - диде Илназ Гарипов.

«Мин бит үзем дә Арча ягыннан. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен бетергән егет. Бу гаепләү дә түгел, бу шундый бер абсурд нәрсә булды инде. Без бит аларга ярдәм итәргә теләдек. Без анда ике җыр белән чыккан булсак, нәрсәдер бик үзгәрер иде инде. Бер җырның вакыты 3 минут ярым инде. Музыкантлар, шоу-студия белән бергә килеп, бушка җырламакчы идек”, - диде җырчы.

Илназ Гарипов үзен генә түгел, инде ничәнче ел башка җырчыларны да шулай ук кертмәгәннәрен искә төшерде. «Миңа калса, бу оештыручылар тарафыннан җитешсезлек. Шундый традицион зур чараларны шундый оештыручылар әзерли дип белми идем әле. Без, татарлар, туган тел көнендә бер-беребез белән уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул”, - диде ул. 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк