Логотип
Хәбәрләр

Илназ Сафиуллин укытучы булырга җыена

Күптән түгел популяр автор-башкаручы Ильназ Сафиуллин үзенең Инстаграм аккаунтында сораштыру үткәргән иде. Җырчы инстадусларына «Гитарада уйнарга йөрәнергә телисезме?» дигән сорау биргән. Күпчелек уңа...

Күптән түгел популяр автор-башкаручы Ильназ Сафиуллин үзенең Инстаграм аккаунтында сораштыру үткәргән иде. Җырчы инстадусларына «Гитарада уйнарга йөрәнергә телисезме?» дигән сорау биргән. Күпчелек уңай җаваплар алган Илназ тиздән үзенең укыту эшчәнлегенә керешергә әзерләнүен хәбәр итте. «Белемнәрем белән уртаклашасым килә», – ди автор-башкаручы.

Бу өлкәдә тәҗрибәсе булмау сәбәпле, әлегә Илназ эшнең ничек оештырылачагын төгәл күзәлламый. Шуңа күрә ул инстадусларын 3 ноябрьдә 19 сәгатьтә булачак Туры эфирына чакыра. «Бергәләп туры эфирда җыр язабыз!» – дип вәгъдә итә җырчы.

Сез дә рәхим итегез, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilnaz.official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк