Илсөя Бәдретдинова: «Йомшак эчке күлмәкне киясең дә, ап-ак , чип-чиста караватка менеп ятасың...»
Күп кеше артсист тормышына кызыгып карый инде име, акча күп эшлиләр, рәхәт яшиләр дип. Аның өчен күпме эшләргә кирәген уйлаучы кеше генә аз. Йокламыйча, кайчан туры килә шунда ашап, ярты гомерләрен га...
Күп кеше артсист тормышына кызыгып карый инде име, акча күп эшлиләр, рәхәт яшиләр дип. Аның өчен күпме эшләргә кирәген уйлаучы кеше генә аз. Йокламыйча, кайчан туры килә шунда ашап, ярты гомерләрен гастрольләрдә уздыралар инде алар. Менә Илсөя Бәдретдинованы гына алыйк, бер көнне инстаграмга кызыклы пост урнаштырды ул: «Баштан әзрәк тәрәзәне ачып куясың да бүлмәне җилләтеп аласың. Аннан рәхәәәәт жылы су белән юынып чыгасың да, биткә, кулга тәмле исле крем сөртәсең. Йомшак эчке күлмәкне киясең дә, ап-ак , чип-чиста караватка менеп ятасың... Аякларны сузып, киерелеп аласың да телевизорны сүндереп, юрганнан борынны гына чыгарып борылып ятасын... Берәр кайчан шулай итәм мин. Азнакайдан Казанга кузгалдык... Хәерле юллар безгә...» күрәсезме, артистларга яллар бик аз тәти икән бит.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк