Илсөя Бәдретдинова халыкны шаккаттырган

Тормышта төрле хәлләр була. Тыштан тыныч булып күренгән кешеләрнең дә эчендә нинди «күчтәнәч» ятуын бер караштан гына белеп булмый. Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да бу хакта үз фикерен Инстаграм тасмасында җиткерә: «Кырын-пырын сүз әйтсәләр... «Мөдәрисем» уяна... Мин үзем бик тыныч холыклы... Кайвакыт артыгы белән. Аннары, ачу китерерлек берәр сүз ишетәм дә эчемдәге «Мөдәрисем» уяна... Мөдәрисемнең холкы әллә нәрсә түгел...» – дип яза артист.

Илсөя Бәдретдинова үзенең 3 төрле кәеф торышын чагылдырган фотосурәтләр урнаштырган, шуларның өченчесе – Мөдәрис. Ул да булса җырчының ачуы чыкканда уяна торган халәт. Комментарийларда төрле шаяртулар һәм фикерләр яңгырый. Шулар арасына юмор остасы Әбри Хәбриев «Главное, Мөдәристән соң «кәрәтист» уянмасын!» – дип өстәп куйган.

Менә шундый хәлләр.

Тыныч булыгыз, дуслар!

Мөдәрисләрегезне уятмаска тырышыгыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
815
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы