Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Куркуымнан телсез калдым»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова нәрсәдән шулкадәр курыккан дисезме? Артист бу хәлне хәзер көлеп искә алса да, минутында бер дә күңелле булмаган. «Ярты сәгатькә бер тапкыр үзе сиптереп тора торган «освежител...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова нәрсәдән шулкадәр курыккан дисезме? Артист бу хәлне хәзер көлеп искә алса да, минутында бер дә күңелле булмаган.

«Ярты сәгатькә бер тапкыр үзе сиптереп тора торган «освежитель воздуха» алган идем. Алдым да коридорга куйдым. Бүген әкрен генә узып китеп барам...нәкъ кеше төчкергән тавыш чыгарып сиптереп җибәрде имансыз... башта куркуымнан телсез калдым, аннан тотындым көләргә...туктап кына булмый. Малайга сөйләгән идем...ул тотынды көләргә. «Кичә мин дә нәкъ синең хәлдә идем. Үз бүлмәмдә йөрим...өйдә мин үзем генә...Бер мәлне тотынды кемдер төчкерергә», – ди...

Мин генәме шулай ялгышкан?» – дип шаярта җырчы.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк