Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Мескен түгел минем улым!»

Тамашачы яраткан артистының концертына буш кул белән йөрмәгәне бер дә сер түгел. Кая чәчәккә күмәләр, кая милли ризык белән сыйлыйлар. Әлбәттә, тамашачасын хөрмәт иткән һәрбер артист аңа рәхмәтен белд...

Тамашачы яраткан артистының концертына буш кул белән йөрмәгәне бер дә сер түгел. Кая чәчәккә күмәләр, кая милли ризык белән сыйлыйлар. Әлбәттә, тамашачасын хөрмәт иткән һәрбер артист аңа рәхмәтен белдерергә юнәлә. Шуңа күрә артистлар еш кына инстаграм тасмаларында кайсы җирдә нәрсә бүләк иткәннәре хакында яза. 

Күптән түгел халыкның яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинованы халыктан ризыкны урлауда гәепләделәр. Узган көнне артистка сәхифәсендә: «Мин гәепле түгееел... Алар үзләрееее!», дигән пост урнаштыра. Биредә җырчыны тамашачылары бәлеш белән сыйлылар. «Ничек мин мактанмыйм инде?! Бу бит нинди хөрмәт! Мин ашарга җыймыйм! Алар үзләре пешереп алып киләләр!» – дип үзен аклый ул.

Комментарийларда акыл сатып утыручыларсыз кызык булмас, мөгаен. Бу юлы Илсөяне улын ашатмауда тәнкыйтьләделәр: «Ә улын кем ашатып, кем тәрбияли икән? Мескен бала», – дип язган берсе. Мондый сүзләрне тормышны булдырган әни кешегә ишетергә биктә авыр, Илсөя дә түзми: «Мескен түгел минем улым!», – дип җавап кайтара.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк