Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Мужик кирәк дип маңгаема язылган что ли?»

Артистларга концерт вакытында еш кына тамашачылар җыр сорап, теләкләр теләп, яисә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп хатлар китерәләр. Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тамашачыларын бер генә сорау бор...

Артистларга концерт вакытында еш кына тамашачылар җыр сорап, теләкләр теләп, яисә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп хатлар китерәләр. Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тамашачыларын бер генә сорау борчый, Илсөягә нинди ирләр ошаганны бик тә беләселәре килә аларның. Шулай артистка килгән хатлар арасында «Әйтегез әле Сезгә нинди ир-атлар ошый соң? Ачуланмагыз инде, абыем сорарга кушты», – дип язган бер тамашачы.

Илсөя бу сорауга артык аптырамады, «Мужик кирәк дип минем маңгаема язылган что ли?», – дип шаяртудан сүзен башлады ул.

– Нормальный, обычный ирләр ошый. Сугып-егып эшен эшләсен, сыртыңнан җитәкләп торгызсын, йодрыклап эшен кушсын, чыгып китсен эшенә. Акчасын алып кайтсын да ятсын диванына, ди Илсөя.

Хөрмәтле ир-затларыбыз, кемнәргә шушы сыйфатлар туры килә – тизрәк Илсөянең йөрәген яуларга ашыгыгыз.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк