Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинованың балачагы койма башында узган

Тамашачы мәхәббәтен үзенең кабатланмас тавышы һәм үзенчәлекле җырлары белән яулаган популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова бер интервьюсында үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты. Җырчы сүзләренә кара...

Тамашачы мәхәббәтен үзенең кабатланмас тавышы һәм үзенчәлекле җырлары белән яулаган популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова бер интервьюсында үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты.

Җырчы сүзләренә караганда, аны мәктәп елларында әнисе һәрвакыт: «Нишләп бөтен кешенең балалары ак колготки киеп китәләр дә ап-ак килеш кайтып керәләр?! Минекенең тезеннән кан ага, аннан ертылган-моннан ертылган...», – дип сүгә торган булган. Бактың исә безнең Илсөябез башка балалар кебек юлдан түгел, койма башларыннан йөри торган булган икән.

«Мин тумыштан бик бәләкәй буйлы бала булдым. Сыйныфташларымнан аерылып тора идем. «Комплекс неполноценности» булгандыр мөгаен, хәтта кешеләр янында басып торганда да һәрвакыт аяк очына баса идем. Минем үкчәсез аяк киемем дә юк хәтта. Койма башларыннан йөрү дә шуннан калган әйбер», – дип искә ала балачагын җырчы.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @lsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк