Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинованы мескенләнеп атказанган исеме сорауда гаеплиләр

Соңгы вакытта күп кеше җырчы Илсөя Бәдретдиновага ни өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәвен сөйлиләр. Илсөя үзе бу хакта җыр да чыгарды. Продюсер Рифат Фәттахов та бу хакта үзенең инст...

Соңгы вакытта күп кеше җырчы Илсөя Бәдретдиновага ни өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәвен сөйлиләр. Илсөя үзе бу хакта җыр да чыгарды.

Продюсер Рифат Фәттахов та бу хакта үзенең инстаграмында язып чыккан. Рифат Фәттахов аны һичшиксез бу исемгә лаек дип саный. «Үзенең репертуары, үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачысы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек», дип яза ул. Кирәк булса Ваһапов фонды бу эштә рәсми катнашырга әзер икән, чөнки алар ‒ иҗади хезмәттәшлектә. «Уңышлар сиңа, Илсөя! Барысы да әйбәт булыр!», дип яза продюсер.

Бу пост астында «Мескенләнәләр, үзләре сорап алалар. Бездә эшлибез, бер дә бирәбез дип тормыйлар, ветеранскийны», дип язып куйганнар.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Илсөя Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova_ “Татарстанның атказанган артисты”исеменә лаекмы? Әлбәттә! Үзенең репертуары ,үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачасы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез,рәсми танылуга да лаек. Әгәр дә кирәк икән без,безнең фонд бу эштә рәсми катнашырга әзер.Илсөя Бәдретдинова белән без – иҗади хезмәттәшлектә. Әйтик, 13 апрельдә Казанның “Пирамида”залында башланып китәсе “Дуслык күпере” @duslik_kupere концертларында да Илсөя-иң көтеп алынган җырчыларыбыздан. Уңышлар сиңа, Илсөя! Барысы да әйбәт булыр! #илсоябадретдинова #рифатфаттахов #дуслыккупере #вагаповфест @r_fattakhov_ @vagapovfest

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк