Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинованы Төркиядә алдаганнар

Җырчы Илсөя Бәдретдинова озакка сузылган гастрольләрен тәмамлап, лаеклы ялга – Төркия сафларына сәяхәткә китте. Инде бер атнадан артык Илсөянең Инстаграм тасмасыннан диңгез, кояшлы пляж һәм күтәренке...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова озакка сузылган гастрольләрен тәмамлап, лаеклы ялга – Төркия сафларына сәяхәткә китте. Инде бер атнадан артык Илсөянең Инстаграм тасмасыннан диңгез, кояшлы пляж һәм күтәренке кәеф атмосферасы бөркелә.

Күптән түгел җырчы Иерополис шәһәрендә урнашкан Памуккале экскурсиясендә булып кайткан. Әлеге тарихи урында заманында Клеопатра коенырга яраткан бассейн урнашкан. «Имеш яшәртә диләр... Шуңа ышанып халык чират тора. Но рәхәт бассейн үзе. 36 градус җылы сулы. Ул су җир астыннан чыга. Кыскасы...язар әйберләр бик күп. Ничек алдыйлар... кайдан нәрсә алырга...кайда барырга-кайда юк...», – дип киңәшләр бирергә ашыга артист.

Димәк, сәяхәткә барырга ниятләсәгез – Илсөя Бәдретдиновага языгыз, дуслар. Ничек алданмаска икәнен өйрәтер.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк